Юбиляр шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән очрашу (16+)

11 сентябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсе шәһәребездә яшәп иҗат итүче юбиляр шагыйрә Рушания Гыйләҗева белән «Сүрелмәсен каләм уты» дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде.  

рушания гыйлэжева
3
5
2
1

Очрашуда китапханәче шагыйрәнең иҗаты белән таныштырды. Аның чыгышы язучының иҗатын яктырткан электрон презентация белән үрелеп барды. Кичәдә Рушания Гыйләҗеваның каләмдәш дусты, шагыйрә Зөлфия Нигманова аның иҗатына карата үзенең фикер-теләкләрен җиткерде, аңа багышлап язылган шигырен бүләк итте. Юбиляр үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде, шигырьләрен укыды. Шагыйрә китап укучыларны яңа табадан төшкән «Мәңгелек моң» җыентыгы һәм балалар өчен язылган «Хәрефләр өйрәнәбез» китаплары белән дә таныштырды. Кичәнең бизәге булып композитор, автор-башкаручы Зөлфия Җиһан башкаруында Рушания Гыйләҗева сүзләренә язылган «Ләйсән» – моңлы бишегебез» җыры яңгырады.
Шагыйрәнең шигъри юллары белән үрелеп барган әдәби кичә бик җылы һәм тәэсирле узды.

Рушания Гыйләҗева – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Тылсымлы каләм» (2018, 2019 ел) бәйгеләре җиңүчесе, 5 китап авторы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: